Исемең – Җиңүче синең

2020 елның 17 апреле, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана

 

Бүген «Исемең- Җиңүче синең» рубрикасында Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лапин Николай Ермолаевичның тормышы һәм фронт юллары турында сөйләрбез. Булачак фронтовик 1926 елның 12 маенда ТАССРның хәзер Түбән Кама районына керүче Югары Уратма авылында туган. 1943 елның ноябрендә Ширәмәт район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Фронт юлын Николай Ермолаевич Венгриядә 1944 елның сентябреннән башлый. Сугышчан хәрәкәтләрдә сержант, үзйөрешле СУ-76 җайланмасының техник-йөртүчесе, 9 нчы Гвардия армиясенең 1524 нче гвардия үзйөрешле-артиллерия полкы составында хәрби бәрелешләрдә катнаша. Аңа сугышчан дуслары белән Венгриядә, Австриядә, Чехословакиядә дошманга каршы сугышырга туры килә. Николай Лапинны батырлыгы өчен командование бер генә тапкыр бүләкләми: Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм "За Отвагу" , "За взятие Вены" медальләре солдатның күкрәген бизи бара. Җиңү көнен Прагадан 180 километр ераклыкта, искиткеч матур Ческ-Будеёвиц шәһәрендә каршылый. 1950 елның сентябрендә генә Николай Ермолаевич демобилизацияләнеп туган авылына кайта. 1951 елда Мария Бухарова белән тормыш корып җибәрәләр, ике уллары туа. Зәй ГРЭСы төзелә башлагач, 1956 елда гаилә Зәйгә күченә. Зәй тимер-бетон конструкцияләр заводы, Зәй сәнәгать-төзелеш комбинаты - Лапиннар гаиләсенең хезмәт биографиясендә истәлекле предприятиеләрдән санала. 2019 елның августында 68 ел бергә яшәгән хатыны Мария бакыйлыкка күчә. Николай Ермолаевич җиңел булмаса да, бирешмәскә тырыша, тормышны яратуы аңа яшәү көче бирә. Бакча мәшәкатьләре, зур гаилә, балалар һәм оныклар белән кайнашып яшәү ветеранга сагышка бирелергә ирек бирмиләр, ә алда май һәм Җиңү көне...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International