Волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләргә һәм аерым режим белән бәйле һәркемгә актив ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Бүгенге көндә Зәйдә 14 волонтер эшли. Алар барысы да шәхси саклану чаралары, бейджлар, шулай ук волонтерлар турында мәгълүмат һәм телефон номеры язылган белешмәләр белән тәэмин ителгән. Беренче чиратта кайнар линияга гаризалар өлкән яшьтәге гражданнардан кирәкле азык-төлек продуктларын һәм табиб рецептыннан башка сатып алына торган дару препаратларын китерүне сорап килә. 30 марттан 11 апрельгә кадәр "Кайнар линия" гә 500 дән артык шундый эчтәлектәге шалтырату булган, ирекле ярдәмчеләр тарафыннан 150дән артык гариза үтәлгән, шуларның 42се шәһәр буенча . Ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга шулай ук "Кайгырту" (“Забота”) ирекле хәрәкәте вәкилләре һәм социаль яклау органнары хезмәткәрләре дә һәрдаим ярдәм күрсәтәләр. Зәйлеләргә волонтерларга активрак мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.