Хөрмәтле җирлектә яшәүчеләр!

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.04.2020 ел, № 280 карарының 10.1 пункты нигезендә: 2020 елның 14 апреленнән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән гражданнар, шулай ук алар белән бергә яшәүче затлар 14 календарь көн эчендә үз-үзләрен изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш. Авыру билгеләре барлыкка килгән очракта, ярдәм сорап, медицина оешмаларына кермичә генә, өйдән мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Мәгълүматны 8 (85558) 7-22-09, 7-20-89 телефоннары буенча җибәрергә яисә шушы телефоннар аша аерым бер очраклар буенча консультация алырга мөмкин. Сезнең хәбәр җирлектә яшәүчеләр арасында COVID-19 авыруларын алдан ачыклау һәм булдырмау өчен бик мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International