2 нче мәктәп укытучылары тарафыннан 1-11 нче сыйныфларда онлайн сыйныф сәгатьләре оештырылды. Анда барлыгы 519 укучы катнашты.
20 нче апрельдә Бигеш авылының «Күбәләк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр беренче язгы чәчәкләрнең үсеп чыгуын күзәттеләр.
2020 елда Бөек Ватан сугышы буынының шәхси истәлеген саклау буенча "Үлемсез полк онлайн" акциясе узачак. Теләгән һәркем онлайн-акциягә кушыла һәм # «Үлемсез полк онлайн" #"Үлемсез полк Татарстан" да үз материалларын бастыра ала.Форматы: Фото һәм видео.