Хәзерге вакытта «Татнефтедор» ҖЧҖ Зәй автомобиль юллары идарәсенең төп җитештерү көчләре Зәй муниципаль районында автомобиль юлларын карап тоту буенча эшләр комплексын үтәүгә җәлеп ителгән. 4176 м2 мәйданда чокырлар ямалган, бу максатларга 506 тонна асфальт-бетон тотылган, шулай ук грунт автоюлларын һәм юл буйларын тигезләү бара, каты көнкүреш калдыклары полигонына 100 м3 чүп-чар җыеп чыгарылган. Якын арада Чаллы-Зәй-Әлмәт автомобиль юлы участокларында ремонт эшләренә керешү планлаштырыла, 3,88 км юлның өске катламы алыштырылачак. «Зәй-Сарман»-Сармашбаш-Петровка заводы объектында, нигезне тотрыклы итү өчен салкын ресайклинг технологиясе кулланып, асфальт-бетон катнашмасы түшәр алдыннан әзерлек эшләре алып барыла. «Чаллы-Зәй-Әлмәт»-Гүлкин автомобиль юлын реконструкцияләү объектында, Төги-Гүлкин участогында хәзерге вакытта ясалма корылмаларда эшләр бара, су үткәрү торбаларын үзгәртеп корыла, тимер-бетон лотоклар урнаштырыла. Җир асты коммуникацияләрен күчерү буенча эшләр тәмамланып килә. Зәй автомобиль юллары идарәсе тарафыннан 2020 елгы төзелеш сезонына әзерлек эшләре башкарылган, берничә яңа техника, шул исәптән, эшнең сыйфатын яхшырту һәм тизәйтү 3D системасы белән җиһазланган заманча John Deere автогрейдеры сатып алынган.