Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй район газ эксплуатация хезмәте газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү эшен башлады
2020 елның 18 апреле, шимбә
2020 елда Зәй район газ- эксплуатация хезмәтендә 21 824 абонентка техник хезмәт күрсәтү планлаштырылган. "Ике атна элек ил буенча карантин белән бәйле рәвештә ял көннәре игълан ителгәч, газ хезмәте эше туктатылган иде. Хәзерге вакытта бу эш яңадан башланды. Газ җиһазлары үзеннән-үзе куркыныч түгел, әмма билгеле бер кагыйдә бозулар һәм төзексезлекләр вакытында ул аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә Зәй районында һәм шәһәрдә газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне башларга дигән карар кабул ителде”, - дип сөйли оешма җитәкчесе Владимир Дуболазов. Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү елына бер тапкыр уздырыла. Газ оешмалары газ кулланучы җиһазларны, газүткәргечне һәм аның ныгытмаларын җентекләп тикшерәләр. Кирәк булганда газ җиһазларын майлау һәм көйләү, чистарту үткәрелә. Шулай ук төтен юллары һәм вентиляция каналларының тарту көчен тикшерәләр. Ел башыннан техник төзек булмаган җиһазлар куллану һәм газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында 31 абонент газ белән тәэмин итүдән өзелгән. Фатир эчендәге газ җиһазларының төп кимчелекләре түбәндәгеләр: фатир эчендәге газүткәргечтәге контроль кранның төзексезлеге, тоташтыргыч шлангның төзексезлеге, вентиляия каналында тарту көче булмау, бинага һава агымы булмау, авария хәлендәге газ плитәләре. Газовиклармы, әллә мошенниклармы? Моны үз фатирыңның бусагасында ук ачыкларга мөмкин. Газ хезмәте хезмәткәрен фатирга керткәнче, аның махсус киеменә игътибар итегез. Ул "Газпром трансгаз Казан" язулы зәңгәр яки соры төстә булырга тиеш. Үзе белән шәхесен раслаучы эш таныклыгы булуы шарт. Пандемия шартларында хезмәткәрнең йөзендә битлек, кулында перчаткалар, үзе белән дезинфекция чаралары булырга тиеш. Әгәр шик туа икән, 04 яки 104 номерына шалтыратырга һәм диспетчердан әлеге хезмәткәрнең чыннан да эштә икәнен белешергә кирәк. Мәгълүмат расланса, газ хезмәте хезмәткәрен фатирга уздырырга була.
Матбугат үзәге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз