Авыл хуҗалыгы мәгьлүматы

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

16 апрельдә район башлыгы Кәримов Разиф Галиевич авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен карап чыкты, ул көзге культуралар кырларын карау һәм арпа орлыклары торышын бәяләү максатыннан уздырылды. Көзге бодай яхшы хәлдә, дип билгеләп үтелде, куаклануы 4 тән алып 8гә кадәр тәшкил итә. Бүгенгә һава шартлары белән бәйле рәвештә районда язгы кыр эшләре туктатылып тора. Чәчүдә, тырмалауда, тукландыруда катнашучы механизаторлар техник карау һәм агрегатларны көйләү белән шөгыльләнә һәм беренче мөмкинлек булуга ук басуга чыгачаклар. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 14300 гектарда көзге культуралар тукландырылды, 8700 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмалау үткәрелде. Басуларда барлыгы 9915 гектарда арпа чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International