Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Үзәк китапханәдә "Сөмбелә" клубы әгъзалары очрашты
2021 елның 5 марты, җомга
Бүген С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Сөмбелә” клубы әгъзалары өчен 8 март- Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан “Эчсәң чәй – җанда җәй” дип исемләнгән музыкаль күңел ачу чарасы узды. Чәй – татарларның визит карточкасы, кунакчыллык символы булып тора. Безнең татар халкында һәр нәрсә чәй эчүдән башлана. Чыннан да, бер йотым булса да чәй эчеп куйсаң, күңелләр җылына, кәефләр күтәрелә. Көндәлек тормышта башыбыздан ашкан төрле ыгы-зыгы, эш-мәшәкатьләрдән һич тә котылып булмас шикелле. Мондый чакта чәй әзерләгәндә уянган хисләреңне искә төшерү дә җитә, тынычланып каласың, һәм бар нәрсә дә үз урыннарына әйләнеп кайта. Чарада катнашучылар чәй һәм аның үзлекләре белән таныштылар, чәй әзерләү, чәй эчү серләре белән уртаклаштылар. Чәйнең файдасы, төрләре, кибеттән сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Шулай ук кичәдә әлеге файдалы эчемлек турында шигырьләр укылды, төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар уйнатылды. Файдалы үләннәрдән ясалган күргәзмә белән кунаклар аеруча кызыксынды. Ф. Сизова башкарган җырлар сөмбеләлеләр күңеленә аеруча хуш килде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз