Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар! Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яз башында без күңел җылысына бай матурлык бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу көн һәрвакыт мәхәббәт, хыял һәм өметне гәүдәләндерә. Хатын-кызларыбыз эшләмәгән бер тармак та юк, алар һәрвакыт уңышка ирешә, шул ук вакытта мөлаем, ягымлы, сөйкемле булып кала беләләр. Алар яхшы хуҗабикә, яраткан әни, ышанычлы тормыш иптәше. Сез, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бетмәс-төкәнмәс сабырлык, зирәклек, шәфкатьлелек, миһербанлылыкка ия. Сезнең мәхәббәт һәм кайгыртучанлыгыгыз якыннарыгызны көчлерәк итә, аларга үзләренә ышаныч бирә. Сез һәр эшне уңышлы башкарып чыгуга сәләтле, иң катлаулы мәсьәләләрне җиңел генә хәл итәсез. Районыбызда күп нәрсә сезнең идеяләрегез, зирәк, эшкә сәләтле һәм талантлы булуыгыз нәтиҗәсендә эшләнә. Без сезнең тормыш оптимизмына, хезмәтегезне, һөнәри казанышларыгызны хатын-кызларга гына хас нәзакәтлелек, сөйкемлелек белән бергә туплый белүегезгә сокланабыз. Бетмәс-төкәнмәс энергиягез, иҗат итү һәм дөньяны ямьлерәк итү теләгегез ир-егетләрдә чын соклану хисләре уята. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бәйрәм кәефе, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телим! Тормышыгызда якты һәм шатлыклы көннәр күбрәк булсын!