Зәйдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2021 елның 6 марты, шимбә

Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда чираттагы атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә Агросәнәгать паркы һәм җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Шәһәр халкына үз продукциясен фермер хуҗалыклары һәм 10 авыл җирлеге алып килгән иде. Алар арасында Аксар, Баграж, Дуртмунча, Поручик, Сармаш-Баш, Якты Кул, Сәвәләй, Түбән Биш, Чыбыклы, Иске Маврин авыллары бар иде. Барлыгы 21 ярминкәдә 11 млн.116 мең сумлык продукция сатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International