5 март көнне шәһәр мәдәният йортының тамаша залында «Сөйкемле хатын-кызлар өчен» дигән бәйрәм программасы үтте. Бәйрәм алдыннан көчле затлар барлык хатын-кызларга бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт һәм теләкләренең чынга ашуын теләделәр. Алар хөрмәтенә бәйрәм концертын шәһәр мәдәният йорты үзешчәннәре бүләк итте. Концерт программасында «Ивушка» фольклор ансамбле, «Радуга», «Гармония» вокаль ансамбльләре, солистлар Ева Косарева, Рината Сәлимгәрәева, Амалия Галимҗанова, Радик Әхмәтшин, Наталья Седова, Инесса Сардаева һәм Александр Селиверстов, юморчылар А.Зарипова, Р. Антонова, Л. Мөбарәкшина, алып баручылар Р. Әхмәтшин һәм А. Селиверстов катнашты. Хатын-кызлар исеменә күп котлау һәм рәхмәт сүзләре ишетелде. Концерт бер сулышта узды, тамашачыларда уңай эмоцияләр калдырды. «Оста куллар» түгәрәгендә катнашучылар залда утыручы әниләренә һәм әбиләренә үз куллары белән ясаган истәлекле кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр.