Районыбыз укучылары күренекле якташыбыз Рабит Батулла белән очрашты

2021 елның 5 марты, җомга
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, районыбызда Туган як елы кысаларында 4нче март көнне Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә күренекле язучы, драматург якташыбыз Рабит Батулла белән очрашу булды. 5нче март көнне Рабит Батулла туган авылы Түбән Биш мәктәбендә һәм күрше Кадер мәктәбендә белем алучылар белән очрашты. Күренекле якташыбыз укучыларны һәрвакыттагыча үзенең ораторлык осталыгы һәм курай моңы белән җәлеп итте. Укучылар Рабит абыйга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырдылар. Онытылмаслык очрашу бәйрәм-әңгәмә рәвешендә узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International