Түбән Биш күренекле якташларны үзенә җыйды

2021 елның 7 марты, якшәмбе

 4 мартта Түбән Биш авылы мәдәният йортында районыбызда игълан ителгән Туган як елы кысаларында күренекле якташлар белән очрашу кичәсе узды. Очрашуга кайтучылар арасында Түбән Биш мәктәбен төрле елларда тәмамлаучылар: язучы, тарихчы, режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наил Дунаев, Ханты-Мансийск автономияле округының лаеклы фән эшлеклесе, профессор Рафис Шәймәрданов, педагогика фәннәре кандидаты Нина Рогова, ветеринария фәннәре кандидаты Динар Насертдинов, спорт мастеры Марат Мѳхәммәдиев, «Иң яхшы авыр йѳкләр йѳртүче» Бөтендөнья бәйгесе җиңүчесе Петр Иванов та бар иде. Очрашу кичәсе “Кап сугу”, “Май базары” сәхнәләштерелгән күренешләре белән үрелеп барды. Мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, авыл апа-агайлары сәхнәдә уйнаган әлеге күренешләр кунакларда җылы хисләр тудырды, биредә татарлар белән керәшеннәрнең үзара дус- тату яшәүләрен ачык күрсәтте. Очрашуда кунакларыбыз мәктәптә укыган чорларын, анда булган тѳрле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, матур истәлекләрен яңарттылар, шушы мәктәпне тәмамлаган якташлары белән чын күңелдән горурланулары хакында сѳйләделәр, тормышта дөрес юнәлеш биргән укытучыларына хѳрмәт һәм рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International