Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган - "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" республика конкурсы үтте. Ул республиканың социаль-икътисадый үсеше, мәдәнияте, рухиятенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны җәмгыятькә таныту һәм ачыклау максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә. Конкурсның инициаторы һәм оештыручысы - «Татарстан хатын-кызлары» региональ иҗтимагый оешмасы. Муниципаль турның оештыру комитетына 8 конкурсант гариза тапшырган һәм алар барысы да 12 февральдә Азнакай шәһәрендә узган зона турында җиңү яулаган. Республика этабына 2 номинант узды : «Өченче буын герое» номинациясендә Боровинских Мария Никитична, «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә Попко Елена Анатольевна лауреатлар булды. Җиңүчеләрне бүләкләү 5 март көнне Казан шәһәренең С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев хатын-кызларны «Ижминводы» шифаханәсенә юллама һәм тун белән бүләкләде.