8 Март алдыннан Үзәк китапханәдә "Өмет" клубы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзалары өчен «Гүзәл сез, җир хатын-кызлары!» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Алып баручылар барлык катнашучыларны язның 1 нче бәйрәме белән котладылар. Бәйрәм программасында бөек шагыйрьләрнең һәм язучыларның хатын-кыз, яз һәм мәхәббәт турында шигырьләре яңгырады. Балалар музыка мәктәбе укучылары Гурова Дарья, Архипова Элина һәм Семенова Ксения чыгышлары кунаклар өчен күңелле музыкаль сюрприз булды. Шаян конкурслар бәйрәм атмосферасы тудырды һәм чарада катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Китапханәдән кунаклар күтәренке кәеф белән таралышты.