ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе
24 июньдә «Республика Татарстан» газетасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның нацистлар концлагерендә тоткын булган хезмәт ветераны Софья Вельтман белән очрашуы турында «Әңгәмә сугыш турындагы хатирәләрдән башланды» дигән мәкалә чыкты. Сугыш елларында ул Зәй балалар йортында тәрбияләнгән. «Бөек Ватан сугышы елларында Зәй районына эвакуацияләнгәннәр» дигән тикшеренү эше кысаларында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Софья Борисовнаны табарга карар кылалар.

21
июль, 2021 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү тантанасы (Казанда икона табылу урынында эшләр 2016 елдан бирле алып барылды), Казан-Богородица монастырендә хач йөреше һәм литургия узды. Тантананы Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл җитәкләде. Тарихи чарада Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм Зәй районы Федотово авылындагы Казан Изге Ана чиркәве настоятеле Сергий атакай катнашты.
21 июльдә Алнаши-Зәй - Алнаши шәһәр яны поездлары Алнаши – Әлмәт – Алнаши маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
19 июльдә «Факел» балалар сәламәтләндерү лагере 2021 елның 3 сменасын ачты. Ачылу тантанасы район башлыгы Разиф Кәримов катнашында узды. Бу сменаны «Факел» үзәге кешенең космоска беренче очышының 60 еллыгы белән бәйләде һәм космик юнәлеш алды, бу исә команда исемнәрендә һәм визит карточкаларында чагылыш тапты. Барысы да тантаналы линейкадан һәм Россия һәм Татарстан гимннары астында дәүләт флагларын күтәрүдән башланды. Разиф Галиевич һәм «Факел» лагеры җитәкчесе Валентина Николаевна Потупчик балаларга котлау сүзләре җиткерделәр.

19
июль, 2021 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле мөселманнар! Ислам дине буенча билгеләп үтелүче иң мөһим һәм иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаете белән ихлас котлауларны кабул итегез! Бу изге бәйрәм тирән әхлакый мәгънәгә ия, кешеләрне бер-берсенә якынайтуга, үзара ихтирамлы булуга, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләүгә ярдәм итә, мәңгелек рухи кыйммәтләрне кадерләп яшәргә өйрәтә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә һәм васыятьләренә сак караш тәрбияли.
Зәй районы кырларында бөртекле культураларны урып-җыю яхшы темп белән бара. Быел барлык агрофирмалар да бер үк вакытта көзге культураларны җыеп алуга чыкты, аларның мәйданы 13 мең га тәшкил итә, бүген комбайннар көзге бодайның соңгы гектарларында эшли. 19 июльгә 9,4 мең га мәйданда көзге бодай җыелган, 23,6 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 25,1 центнер тәшкил итә. Механизаторлар борчак җыюны төгәлләделәр.
19 июльдә «Ялта Зәй» үзәгендэ 2021 елда өченче җәйге лагерь сменасының тантаналы ачылышы булды, анда 285 бала ял итәчәк. Ачылу программасы линейкадан һәм бәйрәм концертыннан торды. Лагерь сменасы ачылышында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, ТР Чаңгы узышлары һәм биатлоны федерациясе вице-президенты, депутатлар комиссиясе рәисе Галиев Эдуард Шәйхнур улы, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Чапков Александр Владимирович, яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гомәрова Резеда Фәрид кызы катнашты.
Шушы көннәрдә Зәй районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Яшьләр эшләре буенча идарә белгечләре белән берлектә балаларны ипподром буйлап экскурсиягә, шулай ук «СПАРТА» спорт-күңел ачу клубына экскурсиягә чакырдылар. Социаль тәэмин итү хезмәтен оештыру кысаларындагы чарада аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яки авыр тормыш хәлендә булган балигъ булмаган балалар катнашты.

17
июль, 2021 ел
шимбә
15 июльдә “Спарта” сәламәт яшәү рәвеше клубы базасында, шәһәребез яшүсмерләрен эстафетада физик сыйфатларын: җитезлек һәм хәрәкәт тизлеген үстерүгә өйрәттеләр. Исегезгә төшерәбез, сәламәт яшәү рәвеше яшьләр клубы 2020 елның 30 августында капиталь ремонттан соң ачылган иде.
15 июльдә “Яшьлек” клубында Зәй муниципаль районының 2021 ел яшьләр парламентының беренче җыелышы булды. Яшьләр лидерларына клубның эше турында сөйләделәр. Йога дәресләре буенча укытучы Гербулов Юрий үз осталыкларын күрсәтте һәм егетләрне үз дәресләренә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International