Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре элекке концлагерь тоткыны белән элемтәгә керделәр

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе
24 июньдә «Республика Татарстан» газетасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның нацистлар концлагерендә тоткын булган хезмәт ветераны Софья Вельтман белән очрашуы турында «Әңгәмә сугыш турындагы хатирәләрдән башланды» дигән мәкалә чыкты. Сугыш елларында ул Зәй балалар йортында тәрбияләнгән. «Бөек Ватан сугышы елларында Зәй районына эвакуацияләнгәннәр» дигән тикшеренү эше кысаларында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Софья Борисовнаны табарга карар кылалар. ВКонтакте дагы «Белоруслар Казанда. Спадчына” интернет-берләшмәсе ярдәмендә алар аның белән элемтәгә керә алдылар. Софья Вельтман 1934 елның 3 апрелендә Витебск шәһәрендә (Белоруссия) туа. 1941 елның июнендә кече сеңелләре белән җәйге балалар лагерында ял итә, ә бер атнадан сугыш башлана. Әтисе Борис Марковичның сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткәнен хәтерли, ә әнисе Рая элемтәче була. Лагерьга фашистлар бәреп кереп, балаларны концлагерьга урнаштыралар. Туганнар исән кала, Софья Борисовна үзләрен газ камерасында үлемнән йолып алып, фронт сызыгыннан читкә озаткан совет партизаннарының йөзләрен әле дә хәтерли. Софья, Ида, Евгения һәм Галина Түбән Биш авыл Советының Куш-Елга авылына, аннары Зәй районының Федотово авылында урнашкан балалар йортына эләгә. Балалар йортында аңа Селезнева фамилиясен бирәләр һәм бары 1949 елда гына, ике шаһит күрсәтмәләре ярдәмендә, ул үз фамилиясе - Вельтманга кире кайта ала. Унөч яшеннән эшли башлый, яшь Софья актриса булырга хыяллана, әмма полиомиелит белән авырый һәм II төркем инвалид кала. Софья Борисовнаның гомуми хезмәт стажы 47 ел, шуларның 30 елы В.И. Качалов исемендәге драма театры гримеры булып эшләгән. Казан шәһәрендә яши. Софья Борисовна кызыклы әңгәмәдәш, көче һәм энергиясе ташып тора, туган ягы -Беларусь Республикасына кайтып килергә планлаштыра. Аның белән телефоннан сөйләшү «Сугыш хатын-кызга хас түгел " социаль-гуманитар проекты кысаларында музей хезмәткәрләре тарафыннан диктофонга язылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International