«Ялта Зай» спорт әзерлеге үзәгендә өченче лагерь сменасын ачу тантанасы

2021 елның 19 июле, дүшәмбе
19 июльдә «Ялта Зәй» үзәгендэ 2021 елда өченче җәйге лагерь сменасының тантаналы ачылышы булды, анда 285 бала ял итәчәк. Ачылу программасы линейкадан һәм бәйрәм концертыннан торды. Лагерь сменасы ачылышында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, ТР Чаңгы узышлары һәм биатлоны федерациясе вице-президенты, депутатлар комиссиясе рәисе Галиев Эдуард Шәйхнур улы, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Чапков Александр Владимирович, яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гомәрова Резеда Фәрид кызы катнашты. Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан 2021 ел Россиядә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде, Татарстан Республикасында 2021 ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы буларак уза, ә Зәй муниципаль районында ул Туган як елы дип атала. Смена концепциясе өч тематиканы берләштерүне күздә тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International