Зәй районында бөртеклеләрне урып-җыю теплары арта бара

2021 елның 19 июле, дүшәмбе
Зәй районы кырларында бөртекле культураларны урып-җыю яхшы темп белән бара. Быел барлык агрофирмалар да бер үк вакытта көзге культураларны җыеп алуга чыкты, аларның мәйданы 13 мең га тәшкил итә, бүген комбайннар көзге бодайның соңгы гектарларында эшли. 19 июльгә 9,4 мең га мәйданда көзге бодай җыелган, 23,6 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 25,1 центнер тәшкил итә. Механизаторлар борчак җыюны төгәлләделәр. Районда борчак 1,1 мең гектарда игелде, барлык мәйданнан 1,2 мең тонна суктырылган, уңыш-11 ц/га. Ял көннәрендә район аграрийлары арпа җыюга керештеләр, аның мәйданы 14 мең га тәшкил итә. Бүгенге көнгә арпа 0,5 мең га мәйданда җыелган, 0,9 мең тонна суктырылган, уңдырышлылык – 18,0 ц/га. Район буенча 11 мең гектар мәйданнан бөртекле җыеп алынган, 25,7 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш – 23,4 ц/га. Басуларда 47 «Агрокөч» АҖ комбайны һәм 12 КФХ комбайны эшли. Алдынгы комбайнчыларны билгеләп үтәсе килә. Бүгенге көндә «Зәй» агрофирмасыннан Хәсәншин Ирек алда бара, ул Лексион маркалы комбайнда 660 тонна ашлык суктырган. Шулай ук Мөхәммәтдинов Рөстәм, Тукано комбайнында-640 тонна, Уразманов Айрат, Тукано комбайнында 634 тонна суктырган. «Восток» агрофирмасыннан: Ногманов Марат, Нью-Холланд комбайнында – 585 тонна; Фәтхуллин Илдус, Торум комбайнында 546 тонна ашлык суктырды. «Зәй шикәре» АФ: Никандров Михаил, Торум комбайнда – 497 тонна, Миникаев Шәйхенур, Нью-Холланд ТС-56 комбайнында 420 тонна ашлык суктырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International