Зәйнең "Спарта" клубы-сәламәт яшәү рәвешенә өнди

2021 елның 17 июле, шимбә
15 июльдә “Спарта” сәламәт яшәү рәвеше клубы базасында, шәһәребез яшүсмерләрен эстафетада физик сыйфатларын: җитезлек һәм хәрәкәт тизлеген үстерүгә өйрәттеләр. Исегезгә төшерәбез, сәламәт яшәү рәвеше яшьләр клубы 2020 елның 30 августында капиталь ремонттан соң ачылган иде. «Спарта» клубы җиңел атлетика, велоспорт, картинг, шулай ук Зәй яшьләре өчен мәдәни-күңел ачу чаралары кебек юнәлешләрне берләштерә. Клубта стендап-чыгышлар өчен киңлек, кинозал, яшьләр проектларын яклау зонасы, уен бүлмәсе, киенү өчен ике бүлмә, санузел һәм теннис уйнау мәйданчыклары бар. "Спарта" клубы ипподром территориясендә урнашкан. Җәй - балаларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә күнегү, шулай ук юлларда имин тәртип күнекмәләре булдыру өчен иң нәтиҗәле вакыт. Саф һавада үсмерләр телевизор һәм гаджетлардан ял итә, уңай хис-кичерешләр ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International