Алнаши-Зәй-Алнаши шәһәр яны поездлары маршруты Әлмәткә кадәр озынайтылачак

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

21 июльдә Алнаши-Зәй - Алнаши шәһәр яны поездлары Алнаши – Әлмәт – Алнаши маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Алнаши - Әлмәт шәһәр яны поезды көн саен Алнаши тимер юл вокзалыннан 5:50 сәгатьтә кузгала һәм Әлмәт станциясенә 9:18 сәгатьтә килә. Кире Әлмәттән шәһәр яны поезды 15:10 сәгатьтә кузгалачак. Алнашига килү вакыты - 18: 55. Аның юлында 236 км, 230 км. тукталышлары, Тойма, 217 км , 212 км тукталышлары, Менделеевск, Тихоново, 198 км тукталышы, Чаллы, Никашновка, 157 км тукталышы, Бигеш, Зыча, 136 км тукталышы, Зәй, Якты Күл, Маврин һәм Акташ тукталышлары каралган. Поездлар хәрәкәте маршрутлары үзгәрү сәбәпле, Зәй-Чаллы- Зәй маршруты белән йөрүче поезд туктатыла. Шәһәр яны поездлары расписаниесендәге үзгәрешләр белән станцияләрдә, тукталыш пунктларында, «РТЮ» ААҖ рәсми сайтының «Пассажирларга» бүлегендә, «РТЮ пассажирларга» һәм «Шәһәр яны» мобиль кушымтасында, шулай ук «Содружество» ("Дуслык")  АҖ рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International