ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2021 ел
сишәмбе
Бүген С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә «Шатлык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен экскурсия оештырылды. Башта кунакларга китапханәнең барлыкка килү тарихы, быел Зәй халык китапханәсенә 125 ел тулу турында сөйләделәр. Экскурсиядә катнашучылар абонемент залын һәм уку залын карадылар, китап фонды, гамәлдәге күргәзмәләр белән таныштылар .
«Кайгырту» ирекле хәрәкәте волонтерлары вакцинация буенча мәгълүмати акциягә кушылдылар һәм шәһәр урамнарында белешмәлекләр тараттылар.

26
июль, 2021 ел
дүшәмбе
Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшсез гражданнар арасыннан ике кеше «Чәчтараш» һөнәре буенча беренче дәресләргә кереште.
25 июльдә «Энергия» стадионында ир-атлар командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены узды.

24 июльдә «Энергетик» мәдәният сараеның спорт залында район авыл җирлекләре арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча беренчелек үтте.


24
июль, 2021 ел
шимбә
Шәһәр зиратларында чүп, ауган агачларны махсус техника белән җыештыра башлаганчы һәркемне үзенең якыннарының каберләрен тәртипкә китерергә дәшәләр. 26 июльдән Зәй шәһәре зиратларында махсус техника кулланып давыл нәтиҗәсендә ауган агачларны чыгару оештырылачак.

23
июль, 2021 ел
җомга

Бүген хакимият бинасының зур залында район Икътисади советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибен караганчы, район башлыгы Разиф Кәримов Совет әгъзаларын 2021 елның беренче яртыеллыгындагы төп икътисади күрсәткечләр белән таныштырды, районда коронавирус йогышы, халыкны вакцинацияләүнең барышы турында сөйләде.

Бүген "Шатлык" социаль ярдәм үзәгендә ял итүчеләр өчен Владимир Высоцкийны искә алу көненә багышланган «Мондый тормышны кыска дип атап булмый» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Владимир Семеновичның иҗаты элеккечә үк кызыклы һәм заманча. Бүгенге кичәдә аны күптән белгән һәм яраткан кешеләр, аның турында тагын да күбрәк белергә теләүчеләр җыелды.
Июльнең соңгы якшәмбесендә Россия хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә, чөнки безнең ил - бөек диңгез державасы. Көнбатыш һәм көнчыгышта, төньякта һәм көньякта аның территориясен өч океан бассейнына караган унике диңгез һәм ике эчке диңгез сулары юа. Тормышын диңгез белән бәйләү һәркемнең кулыннан килми, чөнки диңгезчеләр һәм су асты көймәләрендә хезмәт итүчеләрнең эше стихия белән бәйле, ә анда барысы да кешедән генә тормый.

22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

“Энергетик” Мәдәният сарае иҗат коллективлары Кырымда узган “Алтын мәйдан” проекты буенча оештырылган театрлар һәм тамашалар күрсәтү буенча “Җангөл” халыкара фестивалендә җиңүләр яулап кайттылар. Әлеге фестиваль ел саен “Алтын мәйдан” интернациональ мәдәни-агарту проекты кысаларында театраль һәм тамашалар сәнгатен үстерү, популярлаштыру, катнашучылар чыгышларын камилләштерү, яшь буын арасында аңа кызыксыну уяту максатында үткәрелә. Биредә балалар, яшьләр, өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә бер иҗат мәйданында берләшә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International