Бүген «Факел» балалар сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, «Созвездие – Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, район башлыгы Разиф Кәримов катнашында “Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе» МКУ нең кече коллегиясе узды.