Шәһәр мәдәният йортында «Кышын кошларны ашатыгыз» ЭКО акциясе узды

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Кышлаучы кошларга ярдәм итү өчен, 1 февральдә шәһәр мәдәният йортында «Безнең кечкенә – зур дөнья» экологик түгәрәгендә катнашучылар белән «Кышын кошларны ашатыгыз» ЭКО акциясе узды. Анда катнашучылар безнең якка очып килүче кошлар өчен әзерләнгән төрле җимлекләр белән таныштылар. Балалар үз куллары белән кошлар өчен җимлекләр ясап, шәһәр мәдәният йорты территориясендә үсә торган агачларга элделәр. Алар өйдән солы, бодай, кабак, көнбагыш орлыклары, икмәк алып килеп һәр көн саен биредә кышлаучы кошлар җимлегенә азык өстәргә булдылар. Бу исә балаларны кошлар турында кечкенәдән үк кайгыртырга өйрәтүче яхшы гадәтләрнең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International