Бүген «Зәй шикәре» АҖдә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында шикәр заводы һәм «Зәй элеваторы» ҖЧҖ хезмәт коллективларының җыелышы узды. Разиф Галиевич катнашучыларны районның 2022 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, киләчәккә куелган планнар белән уртаклашты. «Агросила» АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» АҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Антон Трошин 2022 елда предприятиенең җитештерү күрсәткечләре һәм 2023 елга планнары турында мәгълүмат җиткерде. Бүгенге көндә «Зәй шикәре» АҖ Россиядә иң куәтле җитештерү мәйданчыкларының берсе булып тора. Шикәр чөгендерен эшкәртүнең һәм шикәр җитештерүнең тәүлеклек уртача егәрлеге күрсәткечләре буенча предприятие Россия Федерациясенең иң яхшы биш заводы исемлегенә керә. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре: шикәр комы, меласса, гранулалы чөгендер түбе җитештерү һ.б.лар. Эшчеләрнең исемлек буенча уртача саны-якынча 705 кеше. Сезон дәвамында шикәр комы -128,6 мең тонна, гранулалы чөгендер түбе -38,2 мең тонна, меласса-38,3 мең тонна җитештерелгән, 878 мең тонна чөгендер эшкәртелгән. Барлык продукция ГОСТ таләпләренә туры килә, продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы контрольдә тотыла. «Зәй элеваторы» ҖЧҖнең баш инженеры Рамил Хәбибрахманов предприятие эшчәнлегенең кабул итү, киптерү, чистарту, саклау һәм ашлык сату кебек төп юнәлешләре турында сөйләде. 7,8 га мәйданлы бу объект «Заман» сәнәгать паркы территориясендә урнашкан. Предприятиедә 60 тан артык кеше эшли. 2022 елда «Зәй элеваторы» ҖЧҖ 160 мең тоннадан артык бөртекле һәм майлы культураларны кабул итте. Зәй элеваторы иң инновацион: барлык процесслар автоматлаштырылган һәм диспетчер тарафыннан дистанцион рәвештә контрольдә тотыла. Утырышларга нәтиҗә ясап, район башлыгы Разиф Кәримов хезмәт коллективларына район иминлеге өчен хезмәттә яңа уңышлар теләде.