Яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тула

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елның 6 мартында яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тула. Яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары үз тарихын 1973 елда башлады. ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретариаты карары белән, СССР ның Эчке эшләр министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы коллегиясендә яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары турында нигезләмә расланды. 1973 ел ахырына инде 14 меңгә якын яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары эшли, аларның слетлары һәм ярышлары оештырыла. Ике елдан соң «Орленок» лагеренда яшь хәрәкәт инспекторлары отрядларының I Бөтенроссия слеты була. Татарстан Республикасы яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары ил дәрәҗәсендә беренче тапкыр 1986 елда үзләрен таныта. Нәкъ менә шул вакытта республика командасы «Имин тәгәрмәч» велосипедчыларының Бөтенроссия ярышларында җиңүче була. Бүген Татарстанда 19 мең баланы берләштерүче 1500 яшь хәрәкәт инспекторлары отряды актив эшли. Алар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре ярдәме белән, белем бирү оешмаларында балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып баралар, пропаганда материаллары чыгаралар, юл хәрәкәте иминлеген агитациялиләр, балаларның юл хәрәкәте иминлеген саклау максатыннан оештырылган рейдларда катнашалар, яктылык кайтару элементларын тараталар һәм юлларда аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеген аңлаталар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, велосипед белән төрле фигуралы каршылыкларда һәм автошәһәрдә идарә итүләрен «Имин тәгәрмәч» конкурсларында күрсәтәләр. 2017 елдан балалар сәламәтләндерү лагеренда яшь хәрәкәт инспекторлары отрядларының бушлай профильле сменасы үткәрелә. 2018 елның 4 декабрендә чараларны мәгълүмати-пропаганда белән тәэмин итү өчен Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә өч яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары балалар матбугат үзәге ачылды. Ел саен республика конкурслары, вебинарлар һәм форумнар үткәрелә. Яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары эшчәнлеге балаларны һәм яшүсмерләрне юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләренә өйрәтү системасының аерылгысыз өлеше булып тора, балигъ булмаганнар катнашында аварияләрнең кимүенә һәм юл хәрәкәтендә белемле һәм законга буйсынучан катнашучыларны тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International