Бүген Зәйдә махсус хәрби операция барышында сугышчан бирем үтәгәндә һәлак булган Александр Бистәсе авылында туып-үскән Каплин Василий Николаевичны соңгы юлга озаттылар.
Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды. Василийның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Гущин Иван Николаевич, Зәй шәһәре һәм районы хәрби комиссары Әгъләмҗанов Айрат Фоат улы һәм хәрби часть вәкиле җиткерделәр.
Василий Каплин 1988 елның 8 мартында туган, 2006 елның 7 декабрендә хәрби хезмәткә чакырылган, 2008 елда контракт төзегән. Ул үз һөнәре итеп Ватанга хезмәт итүне сайлаган, хәрби бурычын ахыргача намус белән үтәгән. Өлкән прапорщик, зенит ракета-артиллерия батареясы старшинасы Василий Каплин туганнары өчен яраткан ул, ир һәм әти, хезмәттәшләре өчен - тугры дус, ә Ватаныбыз өчен-тыныч тормышны яклап һәлак булган батыр солдат булды.
Василий Николаевичны соңгы юлга барлык хәрби шартларны үтәп озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрби хезмәткәрне Мирный бистәсе зиратында җирләделәр. Аның турында хәтирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.