2023 елның 26 гыйнварында Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев оешманың хезмәт коллективы белән очрашты. Эмиль Эдуардович үзенең чыгышында мәшгульлек үзәге хезмәткәрләрен 2022 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды.
Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Екатерина Андреева 2022 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2023 елга өстенлекле юнәлешләр турында хисап тотты. Ул билгеләп үткәнчә, 2022 елда Зәй районында эшсезлек дәрәҗәсе түбән булган - 0,3%. Декабрь ахырына мәшгульлек үзәгендә 89 эшсез граждан исәптә торган. Докладка дәүләт ярдәме чаралары мәсьәләләре дә кергән иде. Шулай ук мәшгульлек хезмәтен заманча кадрлар үзәгенә трансформацияләү турында да сүз барды. Екатерина Андреева билгеләп үткәнчә, һәр гражданга тормыш хәлен исәпкә алып, индивидуаль якын килү гамәлгә ашырыла, инвалид гражданнарга аерым игътибар бирелә.
Йомгаклау сүзендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе мәшгульлек хезмәтенең яхшы эшен билгеләп үтте, 2023 елга куелган бурычларны уңышлы үтәүне һәм планлы рәвештә үсешне максат итеп куйды.
Мәшгульлек үзәге директоры район җитәкчелегенә даими булышып торган өчен рәхмәт белдерде. Екатерина Валерьевна ассызыклаганча, мәшгульлек үзәгенең ел йомгаклары буенча эшчәнлек күрсәткечләре-бөтен коллективның казанышы, бердәм команда булып эшләү нәтиҗәсе.