28 гыйнварда Яр Чаллы шәһәрендә 2008-2009, 2006-2007, 2005 елларда туган һәм өлкәнрәк кызлар арасында, җиңел атлетика буенча муниципаль берәмлекләрнең спорт мәктәпләре арасында (50, 300, 600 метрга) беренчелек узды. Анда Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Зәй командалары катнашты. Зәй «Барс» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең нәтиҗәләре : 2006-2007 елгы егетләр арасында Богдан Волков – 1 урын, Әгъләмов Рифат – 2 урын, 2008-2009 елларда туган кызлар арасында Әхмәтҗанова Лия – 1 урын, 2005 елда туган һәм аннан өлкәнрәк кызлар арасында: Устимкина Мария – 1 урын алды (тренерлары Лисов В.В.).