Зәйнең Крестовоздвиженский чиркәвендә бәйрәм келәве узды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген Зәйнең Крестовоздвиженский чиркәвендә бәйрәм келәве узды. Литургияне Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий җитәкләде. Ике телдә - керәшен һәм рус телләрендә узган келәүдә Крестовоздвиженский һәм башка чиркәүләргә йөрүче халык катнашты. Владыка Мефодий Россия хәрбиләренә иминлек һәм тынычлык теләп иман укыды, актив зәйлеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук ул бүгенге көндә торгызылучы элекке Богоявление Господня чиркәве янында башыру качын изгеләндерү йоласын башкарды. Биредә район башлыгы Разиф Кәримовта катнашты. Ул православие чиркәүләренә килүчеләрне бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, тыныч күк йөзе, гражданлык бурычларын намус һәм батырлык белән үтәүче мобилизацияләнгән солдатларыбызның исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International