25-29 гыйнварда Киров өлкәсендә чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Зәй шәһәреннән Рыбочкин Ярослав чыгыш ясады. Ярышларның беренче көнендә классик стиль белән 15 км дистанциядә Ярослав 5 нче урынны алды, спринтта ул 34 нче булды. Ә 29 гыйнварда 15 км ирекле стиль белән узышуда Ярослав 3 урынга чыкты. Ярышларның 4 көне нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 1 нче урынга лаек булды.