Бүген «Факел» балалар сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, «Созвездие – Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, район башлыгы Разиф Кәримов катнашында “Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе» МКУ нең кече коллегиясе узды. Пленар өлеш башланганчы чарада катнашучылар яшьләр сәясәтенең төп учреждениеләрендә булдылар. Министрга «Спарта» яшьләр клубы, «Дуслык» яшьләр үзәге күрсәтелде, шулай ук Ринат Наил улы Зәй-2 яшьләр үзәгендә, «Йолдызлык» һәм «Факел» балалар сәламәтләндерү лагерьларында булдырылган шартлар белән танышты. Кече коллегия утырышында шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, мәдәният, мәгариф, спорт һәм физик культура идарәләре җитәкчеләре, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәткәрләре, укучы, студентлар һәм эшләүче яшьләр берләшмәләре лидерлары катнашты. Сәламләү сүзе белән Разиф Гали улы, Ринат Наил улы чыгыш ясадылар, кунаклар игътибарына 2022 елда Яшьләр эшләре идарәсенең эш йомгаклары турында видеоролик тәкъдим ителде. Идарә башлыгы Ростислав Аладышкин үз чыгышында 2023 елга төп бурычларны билгеләде. Яшьләр һәм социаль әһәмияткә ия проектларны грант акчаларын җәлеп итеп тормышка ашыру, махсус хәрби операция вакытында куелган бурычларны үтәү, эшне оештыру турында темаларга чыгышлар тыңланды. Утырышта катнашучылар шулай ук район предприятиеләрендә һәм оешмаларында яшьләр берләшмәләренең эше белән таныштылар һәм эшләүче яшьләрне шәһәрнең социаль тормышына җәлеп итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Дмитрий Туманов үз чыгышында районыбыз балаларының һәм яшьләренең иҗади үсеш перспективаларына бәя бирде. Соңыннан район башлыгы Разиф Кәримов, яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков идарә эшенә уңай бәя бирделәр, киләчәктә эшләрне дәвам итәргә кирәк булган проектларны һәм юнәлешләрне билгеләделәр. Кече коллегия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.