«Ялта-Зәй» базасы, стадионы инвесторлар булышлыгы белән яңартыла, төзекләндерелә. Биредә 2007 елдан бирле балаларның ял лагере эшләми иде, ремонттан соң ул быел яңадан ишекләрен ачты.
Зәй көтелмәгән хәлләргә әзер
Тиздән өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләре тәмамлана. Бер үк вакытта Дәүләт Советы каршында эшләүче яшьләр иҗтимагый палатасының да вәкаләтләре төгәлләнә. Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт Советы каршында яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча консультатив һәм киңәшләшү органы – яшьләр иҗтимагый палатасы эшли. Палата составы ике юл белән формалаша: яшьләр иҗтимагый оешмаларыннан – вәкиллекле һәм территорияләр буенча.
Күптән түгел спорт-сәламәтләндерү үзәгендә танылган спортчы, Зәй көрәшчеләре арасында беренче булып Татарстанның атказанган тренеры исеменә лаек булган Максим Васильев призына яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча бәйге узды. Аның призына бу ярышлар инде өченче мәртәбә оештырыла.
2009 ел – Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы. Район-шәһәрдә спортка һәрвакыт игътибар зур булды һәм 2008 ел спортчылар өчен аеруча уңышлы тәмамланды. Бездә 17 спорт төре үсеш алган. Зәйнең горурланырлык спортчылары шактый.