Бу көннәрдә Татарстан Президенты аппаратына Түбән Новгород өлкәсенең сәүдәһәм икътисадый вәкиллегеннән Рәхмәт хаты килде. Анда 27 июньдә Сабантуй узуы, бәйрәмдә Зәй делегациясенең түбәнновгородлыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк итүе әйтелә.
“Быелгы Сабантуйда Зәйнең иҗат коллективлары, аерым башкаручылары чыгышы, татар халык ашларыннан торган сәүдә-күргәзмә, милли сәнгать әсәрләре белән сату итү бәйрәмне тагын да бизәде. Моныңөчен район башлыгы Татьяна Воропаевага зур рәхмәт”, – диелә хатта.
15 июльдәякташ язучы Сөббух Рәфыйковның туган көне. Әлеге уңайдан районда Сөббух Рәфыйковка багышланган атналык бара. Үзәк китапханәдәһәм татар гимназиясенең мәктәп яны лагеренда язучының иҗаты буенча китап күргәзмәләре эшли. Атналык кысаларында Сөббух Рәфыйковка багышлап кичәләр, очрашулар, викториналар оештырыла.
15 июльдәҗәмәгатьчелек вәкилләре Сөббух Рәфыйковның каберен зиарат кылачак. Бу көнне үзәк китапханәдә аның иҗатына багышлап әдәби-музыкаль кичә узачак.