«Ялта-Зәй»дә . «Орбиталь» лагере

2009 елның 17 июле, җомга

28 июнь – 15 июль көннәрендә биредә фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар өчен Петр Кирпичников исемендәге республика “Орбиталь” химик юнәлешле лагере эш-ләде. Әлеге лагерьны оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт технология университеты, “Сәләтле балалар” үзәге. Моңа кадәр “Орбиталь” университет базасында оештырылган булган.

“Орбиталь” мәктәбе 1972 елдан эшли. Шушы чорда җәйге химия мәктәбендә илнең барлык төбәк-ләреннән 9 меңнән артык укучы ял итү белән беррәттән, белемнәрен   арттырган.  Мәктәптә химия буенча Халыкара, Бөтенсоюз, Бөтенроссия, республика күләм олимпиадаларда җиңүчеләр шөгыльләнә. Биредә тәрбияләнүчеләр арасында хәзер академиклар, химия, медицина фәннәре докторлары һәм кандидатлары бар. Төрле елларда “Орбиталь” лагеренда ял итүчеләргә танылган академиклар Б. Арбузов,   М. Кабачников, А. Новоселов, И. Тарчевский, О. Синяшин, П. Кирпичников һ.б.лар лекция укыганнар. Германия, Болгария, Польша балалары катнашында өч мәртәбә халыкара бәйге уздырылган. Лагерьның бурычы булып сәләтле укучыларны бер-берсе белән таныштыру, аралаштыру, алар арасында дуслык һәм үзара хезмәттәшлеккә юл ачу тора.

“Орбиталь” лагереның “Ялта-Зәй”дә урнашуыннан ял итүчеләр канәгать. Табигать кочагында, су кереп ял итүгә ни җитә, диләр алар.  Биредә ял итүчеләр өчен барлык шартлар тудырылган. Лагерь директоры Эдуард Галиев монда төзекләндерү, үзгәртеп кору эшләре алга таба да дәвам итәчәк, ди. Уку программасы үз эченә химия фәнен тирәнтен өйрәнү, фән өлкәсендәге бүгенге проблемалар белән таныштыру, мәктәп программасына кергән һәм кермәгән сорауларга җавап табуны ала.

“Орбиталь”дә лекция-ләрне КГТУ профессорлары И. Антипов, А. Хацринов, В. Жихарев, В. Половняк, П. Гуревич, В. Курашов, А. Кирпичников, А. Сироткин, Т. Бурдикова, М. Герасимов һ.б.лар укыды. Соңгысы –  безнең якташ, әти-бабасы Югары Баграждан аның. Без лагерь эшчәнлеге белән танышырга барган көнне Д. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университетыннан доцент Марина Богородская медицина буенча лекция укырга килгән иде. Лагерьда ял итүчеләр олимпиада мәсьәләләре чиштеләр, психология, информатикадан факультатив курслар үттеләр. Укулар төшкә кадәр, ә төшке ялдан соң төрле викторина, КВН, бәйге-ярышлар, спорт уеннары оештырылды. Физик культура буенча тәрбияче – “Рубин” футбол командасы футболчысы Вячеслав Егоров.

Быел “Орбиталь”дә Россия төбәкләреннән 120 укучы ял итте. 18 көнлек ял 9 мең сумнан артыкка, ә “Орбиталь” мәктәбенә йөрү-челәргә 2800 сумга төшә. Анда Зәйдән ун укучы бар иде. Татар гимназиясе укучысы Айгөл Әгъзамова, 1нче мәктәптән Тәнзилә Абзалова  белемнәрен ныгытып, киләчәкләрен медицина белән бәйләргә исәпли. Киләсе елда лагерь оештырылса, һичшиксез, биредә ял итәчәкбез, диләр егет-кызлар.

Ял итүчеләр ГРЭС эшчәнлеге белән таныштылар, туган як тарихын өйрәнү музеенда булдылар, 1000 еллык тарихы булган Алабуга шәһәренә сәяхәт кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International