Әлеге уңайдан биредә авыр атлетика буенча яшүсмерләр арасында республика ярышлары узды. Анда Югары Пәнәче мәктәбенең Хәниф Гомәров кулы астында шөгыльләнүче 3 укучысы катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында Юрий Жаров – ике төр ярыш суммасы буенча – 73, Игорь Давыдов – 70, Илфат Галимов 100 кг авырлык җыеп, I урыннарны яуладылар. Илфат өчен бу – беренче җиңү. Юрий 2008 елның язында Татарстан беренчелегендә – III, көзен Бөгелмәдә Татарстан беренчелегендә чемпион булды. Игорь Давыдов Бөгелмәдә узган Татарстан беренчелегендә II урын алган иде.
Егетләр авыр атлетика белән бер ел гына шөгыльләнүләренә карамастан, уңыш арты уңышка ирешәләр. Алар хәзер март аенда булачак Татарстан беренчелегенә әзерләнәләр.