Районда гражданнар оборонасының табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә халыкны саклауга әзерлеген тикшерү буенча 1-5 июньдә эшләгән республика комиссиясе шундый нәтиҗә ясады. Атна дәвамында шәһәрдә планлы рәвештә барган тикшерүләр һәм тренировкалар предприятие, оешма-учреждениеләрдә гражданнар оборонасы мәсьәләләренең тиешле югарылыкта куелуын раслады. Комиссия муниципаль райондагы бу эшне – яхшы, ә көтелмәгән хәлләр була калган очракта халыкны куркынычсыз районнарга эвакуацияләү буенча әзерлекне республикада үрнәк итеп куярлык дип бәяләде.