Хәбәрләр

2009 елның 31 июле, җомга

Республикада “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе бара. Акция өч ел рәттән хәйрия эшчәнлеге  буенча республка Советы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге, ТР Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре,  спорт һәм туризм министрлыгы һ.б.лар башлангычы белән оештырыла. Аның максаты – күп балалы, аз тәэмин ителгән, әтисе йә әнисе инвалид булган гаиләләрдә I сыйныфка укырга баручы балаларга булышудан гыйбарәт. Бу көннәрдә социаль яклау, яшьләр эшләре идарәләре, мәгариф бүлеге, мәгълүмат базасын яңадан карап, мохтаҗлар исемлеген ачыклый. Район-шәһәрдә андыйлар саны 90га җитә. Быел һәр мохтаҗ балага 1500 сум исәбеннән уку кирәк-ярагы биреләчәк. 20 августта социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә I сыйныфка укырга баручы мохтаҗ гаилә балалары өчен бәйрәм оештырылачак.

 

Туган як тарихын өйрәнү музеенда 12 мең экспонат исәпләнә. Аларның күләме елдан-ел арта. Музейда ел саен 200дән артык экскурсия оештырыла, 20 лекция үткәрелә, 24ләп башка төрле  чара уза. Быел музей хезмәткәрләре шәһәрдә төрле юнәлештәге 4 экскурсия маршруты эшләделәр.

Социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге эшчәнлегендә тормыш хәле авыр  гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр өчен җәйге хезмәт лагере оештыру мөһим юнәлеш булып тора. Июнь-июль айларында мәшгульлек үзәге аша 20 яшүсмер эшкә урнаштырылды. Алар җыештыру, чәчәк утырту, чүп утау, су сибү белән мәшгуль булды.

 

Шикәр заводыннан авыллардагы шәхси хуҗалыкларга 500 тонналап коры гранулаланган чөгендер түбе сатылган. Авыл халкы мал өчен бу азыкны бик теләп сатып ала, чөнки ул яхшы саклана, файдалы һәм кыйммәт түгел. Бу төр азыкны бигрәк тә Аксар, Югары Шепкә, Түбән Биш һәм өч Пәнәче авыллары актив ала. 40 килограммлы капчык 115 сум тора.

 

26 июльдән  Баграж күле янында алты көнлек “Кристалл” палаткалы лагере эшли. Актив студентлар башлангычы белән оештырылган лагерьда кызыклы программа әзерләнгән. Алар төрле спорт ярышларында катнаша, иҗади бәйгеләрдә көч сынаша. Бу чара районда беренче мәртәбә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International