30 декабрьдә спорт-сәламәтләндерү үзәгендә шәһәр-район Советы депутатлары алдында 2008 елда дөнья, ил, республика күләмендәге ярышларда җиңү яулаган яшь спортчылар күрсәтмә чыгыш ясады. Каратэчылар, билбаулы, грек-рим һәм милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр, гер һәм штанга күтәрүчеләр, җиңел атлетчылар чыгышларын зал алкышларга күмде.
Район башлыгы урынбасары Гамир Таҗетдинов, башкарма комитет җитәкчесе Татьяна Воропаева депутатларны Яңа ел белән котлап, 2008 елда район уңышлары, алда торган бурычлар, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында спортны үстерү перспективалары турында сөйләделәр. Кыш бабай һәм Кар кызы депутатлар янына самокатта гына “очып” керде, спорт стиле белән сокландырды. Әкият геройлары начар гадәтләрдән арынырга, физкультура белән шөгыльләнергә чакырды, өлгерлектә, җитезлектә ярышты.