Яшьләр иҗтимагый палатасының яңа составын формалаштыру буенча шәһәр һәм районнар вәкилләрен сайлап алу өчен “ПолитЗавод-2008” дип аталган иҗтимагый-сәяси конкурс игълан ителгән иде. Ул республикада узган елның сентябрендә башланып, быелның февралендә төгәлләнә. Әлеге конкурс яшьләр иҗтимагый палатасына вәкилләр сайлап алуны актив, кызыклы һәм ачык итеп уздыруны күз алдында тотты.
“ПолитЗавод-2008” конкурс-проектында шәһәр-район яшьләре дә актив катнашты. Проектның беренче турында (анкеталар тутыру) бездән 50дән артык егет һәм кыз үзе турында белдерде. Конкурсның чираттагы этабына алардан ике кандидатура – мәгариф бүлеге каршындагы мәгълүмат-методика үзәге методисты Антон Кухарев һәм ГРЭС инженеры Андрей Лемесов сайлап алынды. Әлеге кандидатлар 2 февральдә “Энергетик” мәдәният сараенда шәһәр-район яшьләр форумында республика яшьләр парламентында эшләүөчен нинди планнар белән янулары турында чыгыш ясадылар, форумда катнашучылар сорауларына җавап тоттылар. Ә соңгы сүзне (араларыннан берсен сайлауны) яшьләр әйтте. 398 егет һәм кызның (сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән оештырылды) 210ы үз тавышын Андрей Лемесовка бирде, Антон Кухаревны 188 сайлаучы яклады. Шулай итеп Зәйдән яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы булып Андрей Лемесов сайланды.
Яшьләр форумында район башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Воропаева, Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы Илнур Гәрәев, студент отрядларының республика үзәге директоры, дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка иң яшь кандидат Евгений Ефимов катнашты.
– Яшьләр бүгенге көндә күп кенә проблемалар белән очраша. Алар сезгә билгеле. Күп нәрсәүзегездән, сезнең активлыктан тора. Без яшьләребез белән горурланабыз. Соңгы елларда волонтерлар, студентлар төзелеш отрядларында егетләр һәм кызлар актив катнашалар. Кызганыч, башка шәһәрләрдә югары белем алучы яшьләребезнең күбесе шәһәр-районга әйләнеп кайтмый. Җитәкче вазифалар башкаруга, идарә итү органнарында эшләүөчен безгә яшь кадрлар кирәк. Сез булдыклы, акыллы. Без сезгә ышанабыз, – диде чыгышында Татьяна Воропаева.
Андрей Лемесов район җәмәгатьчелеге һәм яшьләр арасында билгесез үк түгел. Аның район Советы депутаты булуы күп нәрсә турында сөйли. 1979 елда туган Зәй егете Казан дәүләт технология институтын тәмамлый. Бүгенге көндә ГРЭСта инженер булып эшли. Кечкенәдән каноэда ишү спорты белән шөгыльләнә. Ул – спорт мастерына кандидат. 2005 елда шәһәр муниципаль берәмлеге Советына депутат булып сайланды.
– Сәясәттә яшьләрнең булуын мөһим фактор дип саныйм. Яшьләр – җәмгыятьнең зур бер ресурсы. Аңа дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк, – ди ул.