Максим Васильев белән зәйлеләрнең горурланырлыгы бар: милли көрәш буенча өч мәртәбә Россия, берничә мәртәбә Татарстан чемпионы булган кеше ул. Әле дә көрәш белән дуслыгын өзми. Физик һәм рухи яктан көчле, тырыш ветеран көрәшче – яшь бил алышучыларга һәрьяктан үрнәк. Бәйгегә аның көрәштәш дуслары, спортчылар килде.
Турнирны район башлыгы урынбасары Гамир Таҗетдинов ачты. Ул Максим Васильевның спортка килү тарихы, аның уңышлары турында сөйләп, яшь буынны аннан үрнәк алырга чакырды һәм спорт ветераннары исеменнән аңа истәлекле бүләк тапшырды. Максим Петровичка спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин һәм аның тренеры Азат Хәйруллин да җылы сүзләрен ирештерделәр, яшь көрәшчеләргә матур бил алышы теләделәр.
Шунысы куанычлы, көрәш географиясе киңәя бара. Әлеге турнирда 13 командада 110 яшь көрәшче катнашты. Бәйге 12-16 яшьлекләр арасында 14 үлчәү авырлыгында олимпия системасы буенча барды.
Ярышта Бигеш, Югары Мәлем, “Зәй” балалар спорт мәктәбеннән дә яшүсмерләр бар иде. Ә буракиртәлеләр беренче мәртәбә бил алыштылар. Биредә балаларны көрәш серләренә Ринат Әхмәтшин өйрәтә. Без аның белән сөйләшкән арада 25 килограмм үлчәү авырлыгында Ришат Садыйков беренче әйләнештә җиңү яулады. Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров ярышларны башыннан ахырына карады. Югары Пәнәче һәм Бура-Киртә авыллары яшь көрәшчеләре өчен җан атты ул. Кечкенәләр арасындагы бил алыш аеруча мавыктыргыч узды. Максим Петрович белән сөйләшеп алабыз.
– Бүген көрәш мәйданында көндәшлек көчле. Һәр командага лидер кирәк, башкалар һичшиксез аның артыннан, аның үрнәгендә барачак. Иң мөһиме, яшьләрнең көрәш мәйданында югалып калмавы, үз-үзенә ышанып, ныклы әзерлекле булуы кирәк. Аннан көрәшчеләрнең бәйгеләрдә еш катнашуы шарт. Бер ярыш үзе бер айлык тренировкага тиң, – ди ул.
Ветеран көрәшчеләр призына ярышлар үткәрү икеләтә нәтиҗәле: яшь көрәшчеләр, беренчедән, шомара, икенчедән, аларда өлкән көрәшчегә охшау теләге уяна.
Көрәш кыза торды. Һәркем җиңү теләге белән янды. Максим абыйлары алдында берәүнең дә сынатасы килми. Чиста көрәшүчеләр шактый булды. Андыйларны зал алкышларга күмде. Ярышлар тәмам – җиңүчеләр билгеле. Алар – Азат Кашапов (Сармашбаш), Айрат Абзалетдинов (Югары Шепкә), Алексей Семенов (татар гимназиясе), Ришат Әшрәпов (Аксар), Булат Гадершин (Чыбыклы), Илдар Хәбибуллин (гимназия), Зөлфәт Хәмидуллин (Чыбыклы), Сәйдәш Мирсәев (Аксар), Иван Афанасьев (Сәвәләй), Илшат Сәлахетдинов (Югары Шепкә), Ришат Фәйрушин (Югары Шепкә), Артур Сафин (Югары Пәнәче), Ринат Шакиров (Югары Пәнәче), Радик Сәлахов (Сармашбаш). Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.