ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Политехник колледжның III курс студенты Сергей Михайлов узган атнада Липецк шәһәрендә «Электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер» Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасында җиңү яулап кайтты. Колледж коллективы, курсташлары аны тантаналы төстә җылы итеп каршы алды.
Быел районда 319 егет һәм кыз урта мәктәпне тәмамлады. Шуларның 23е – алтын, 5се көмеш медальгә лаек булды.
Дүшәмбе көнне чыгарылыш сыйныф укучылары “Энергетик” Мәдәният сарае каршына “Йолдызлы сәгать” дип исемләнгән тантанага җыелды.

22
июнь, 2012 ел
җомга
Моннан 71 ел элек Германия илебезгә ерткычларча һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы кешелек тарихына иң канкойгыч, иң дәһшәтле сугыш буларак кереп калды. 1418 көн дәвамында совет халкы батырлык күрсәтеп, җиңүгә өмет, кайтарып булмаслык югалтулар кичереп, Бөек Җиңүне яулап алды.

Пассажирларга транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын тикшерү буенча районда планлы тикшерү эшләре бара. Мондый тикшерүләр моннан дүрт ел элекузган иде.

 

Чәршәмбе көнне башкалабызның “Казан” милли-мәдәни үзәгендә 2011–2012 елларда массакүләм мәгълүмат чараларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын һәм Россия Президентын сайлауны иң яхшы яктырту буенча “Сайлау – массакүләм мәгълүмат чаралары көзгесендә” дип аталган республика конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

21
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Милли көрәш мәйданында үзен таныткан Чыбыклы егете, Россия чемпионы Руслан Хәмидуллин цехның беренче бригадасында хезмәт куя. Бирегә ул эшкә 2009 елда Әлмәт нефтьчеләр институтын тәмамлап килә.

Марат Гыйбадуллин - Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлап, СМП "Нефте-газ" һәм "Татнефтеэнерго-сервис" оешмаларында эшли. Шактый тәҗрибә туплап, 7-нче нефть һәм газ табу цехына энергетик хезмәтне оештыручы булып эшкә килә.

16
июнь, 2012 ел
шимбә

"Энергия" стадионында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләр хезмәткәрләре арасында спартакиада кысаларында җиңел атлетика буенча зона ярышлары узды. Анда Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай, Чаллы командалары көч сынашты.

Сабантуй шулкадәр гади, халыкчан ки, шул сыйфаты белән ул бүген күп милләтле халкыбызның яраткан уртак бәйрәменә әверелде. Мәйданда татар халкының рухи куәте, үзенчәлекле мәдәниятебез, тарихыбыз гәүдәләнә. Бәйрәм төрле милләт халкын мәйданга җыеп, аның рухи көчен барлый, очраштыра, көчле, җитез-өлгер-ләрне илгә таныта. Чиккән сөлге эленгән колга - татар дөньясын берләштерүче символ ул. Төрле кыйтгаларда гөрли Сабантуйлар.


9
июнь, 2012 ел
шимбә

Район-шәһәр медицина хезмәткәрләре Казанда узган республика спартакиада ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Финал ярышларында республикадан 6 авыл, 12 шәһәр командасы көч сынашты. Район үзәк дәваханәсенең ирләр командасы теннис буенча - I, хатын-кызлар исә йөзү һәм эстафета ярышларында III урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International