Спорттан аерылмый

2012 елның 21 июне, пәнҗешәмбе
Руслан оператор буларак скважиналарның тиешле таләпләргә җавап бирүен тикшерә. Ә скважиналар кайларда гына борауланмаган: басу-кырларда, хәтта урманнарда да бар. Аларны елның теләсә нинди фасылында даими карап, күзәтеп торырга кирәк. Скважина төзеклеге, сафтан чыкмавы операторга бәйле.
Беренче бригада алдынгылар рәтендә. Узган ел әлеге бригада "Елховнефть"тә производство культурасы бәйгесендә - иң яхшысы, ә Руслан Хәмидуллин исә скважиналарга иң яхшы хезмәт күрсәтүче дип табылган. Руслан "Татнефть" АҖ идарәләре хезмәткәрләре арасында уздырылган көрәш турнирларында даими катнаша.
- Идарә җитәкчелеге спортчыларга аеруча игътибарлы. Киемнәр белән тәэмин итә, акчалата да булыша, - ди ул.
Узган ел идарә көрәшчеләре арасында цех командасы һәм Руслан үзе II урын алган. Быел исә команда да, Руслан да - III урында.
Гомумән, идарәдә, шул исәптән цехта, спортка игътибар зур. Спорт сәламәтлекне ныгыта, кыюлык тәрбияли, хезмәтнең нәти-җәлелеген арттыра. Быел Руслан район Сабантуй батыры булып калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International