Үлгәннәрнең каберен бел

2012 елның 22 июне, җомга
Бүген - сугышта һәлак булган һәм яралардан үлгән, фашист тоткынлыгында корбан булган, тылда ачлыктан һәм югалтулардан үлгән кешеләребезне искә алу, хәтер яңарту көне. Якташларыбызның 135 меңнән артыгы хәрәкәттәге армия составында сугышка кергән, меңәрләгән кеше өйләренә әйләнеп кайта алмаган. Алар арасында төрле милләт кешесе, төрле һөнәр иясе булган, ләкин аларның барысын да туган ил, Ватан алдындагы бурыч берләштергән. Сугышта илебезнең 26,6 миллионнан артык кешесе корбан булган.
Бүген районда әлеге көн уңаеннан күп төрле чаралар үтте. Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек вәкилләре, балалар катнашында митинг узды. Яу кырында ятып калган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды. Алар истәлегенә чәчәкләр куелды. Үзәк китапханәдә "Без бу хәтергә тугрылыклы" дигән китаплар күргәзмәсе оештырылды. "Космос" яшьләр үзәге төрле буын тамашачылар өчен "Авылга - культпоход!" программасы кысаларында сугыш турында нәфис фильмнар күрсәтте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International