ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2012 ел
дүшәмбе

Керәшен халкының мәртәбәле бәйрәме – Питрау җитә.

Хезмәтне яратып, башкарган эшеннән тәм табып, тулы канлы тормыш белән яшәргә теләүчеләргә районда мөмкинлекләр җитәрлек. Чит төбәкләргә китеп, кеше почмагында яшәп тир түгүгә караганда, үз туган җиреңдә җиң сызганып хезмәт куюга ни җитә?!


4
июль, 2012 ел
чәршәмбе

Дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова җитәкчелегендәге Зәй хәрби комиссариаты делегациясе Казанда Татарстан хәрби комиссариатында булды.

Район башлыгы Татьяна Воропаева, аның урынбасары Роберт Халитовның предприятие, оешмаларда халыкны кабул итүләре дәвам итә. Узган атнада шундый чаралар "Мефро уилз Россия - Зәй заводы", "ТатЭк", "Зәй шикәре" АҖ һәм ГРЭСта булды. ГРЭСта Татьяна Воропаева 9 кешене кабул итте.

Чыбыклы авылында гомер кичерүче Тәгъзимә әби Ризвановага 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путиннан котлау килде.


3
июль, 2012 ел
сишәмбе

Узган пәнҗешәмбедә хакимияттә район-шәһәр Советы депутатлары катнашында район башлыгы каршында оештырылган тарифлар буенча җәмәгатьчелек советы утырышы узды. Аңа халыкка хезмәт күрсәтүче төрле оешма-предприятие җитәкчеләре, торак милекчеләре ширкәтләре, территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисләре чакырылды. Утырышны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды, анда район башлыгы Татьяна Воропаева, башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов катнашты.


29
июнь, 2012 ел
җомга
Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов балалар бакчаларында төзекләндерү эше барышы белән танышты. Аларда ремонт “Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик” муниципаль программасы нигезендә бара.
Район башлыгы Татьяна Воропаева рәислегендә наркотизацияләүгә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.
Бүгенге көндә район буенча һәр сыердан көнгә уртача 13,8 килограмм сөт савып алына.
Июнь - Сабантуйлар ае. Республикабызның бөтен төбәкләрендә, район үзәкләрендә һәм авылларда аны инде үткәрделәр. 23 июньдә Самара шәһәрендә дә милли бәйрәмебез Сабантуй гөрләде. Бәйрәм белән милләттәшләребезне Самара губернасының авыл хуҗалыгы министры, губернаторның урынбасарлары тәбрикләде. Алар үзләренең тәбрикләү сүзләрен саф татар телендә җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International