Сабантуйның матур мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр

2012 елның 16 июне, шимбә

Зәйдә, Иске Зәй һәм Мирный бистәләрендә быелгы Сабантуйлар ныклы әзерлек, оешканлык белән узды. Зәй яңадан район булып оешканнан соң, 40нчы үзенчәлекле Сабантуй булды ул. Зәйгә нигез салынуга исә 360 ел. Бистәләрдә узган бәйрәмнәр милли төсмерләргә бай булды. Бәйрәмгә кадәр быел да шәһәр бистәләрендә бүләк җыйдылар. Аннан яшьләр колгалар тотып, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына юл алды. Биредә татар бию кичәсе, "Зәй гүзәле" конкурсы оештырылды. Кызлар татар халкы тарихы, йола-бәйрәмнәре, башкару осталыкларын күрсәтте. "Сабантуй гүзәле" дип Югары Шепкәдән Илнара Тимерханова табылды.
Район Сабантуе, гадәттәгечә, ипподромда узды. Анда сәүдә рәтләре гөж килә, бу атып самавырлар кайный, җыр, уен-көлке авазлары ишетелә. Һәр авыл җирлеге үз чатырын булдырган. Ипподромга керү юлында кунакларны гармунчылар ансамбле, милли киемнән яшьләр чәкчәк һәм ипи белән каршы ала. Район башлыгы Татьяна Воропаева һәм мәртәбәле кунакларны - ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, күренекле якташларыбыз - техник фәннәр докторы, профессор Юрий Горты-шов, ТР филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миннеголов, язучы, тарихчы, драматург Рабит Батулла, КДТУның техник фәннәр докторы Петр Гуревич, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Николай Дунаев, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор Гамир
Мөбарәкҗанов, Казан дәүләт университеты профессоры Илшат Гайсин, композитор, "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Геннадий Максимов һ.б.ларны "Мефро уилз Россия - Зәй заводы" компаниясе, "Техно", тимер-металл корылмалар, шикәр, ипи заводлары - үз товарлары, эшләнмәләре, авыл җирлекләре исә милли ризыклы тирмәләре белән каршы ала. Кунаклар тирмәләргә кереп, чәкчәк, ипи-тоз-дан авыз итә, җыр-биюгә кушыла. Аларны трибунага кадәр фольклор коллективлар, Кече фәннәр академиясе укучылары, төрле милли киемнәрдән бакча балалары җыр-бию белән озата.
Иртәнге сәгать 10. Төп трибунада хөрмәтле кунаклар, район-шәһәр җитәкчеләре, хезмәт ветераннары урын ала. Июнь - күңелләрне җилкендергән Сабантуйлар ае. Бәйрәм Сабантуй тарихын бәян итүдән башланды. "Түбәтәй", "Сөлге", "Кыр һәм келәм батырлары" композицияләре бәйрәмне тагын да тулыландырды, аңа милли төсмер өстәде. Сабантуй - язгы кыр эшләренә йомгак ясап, батырларны бүләкләү йоласы да ул.

Сәйдәш маршы астында мәйдан уртасына басу-кырларда тир түккән хезмәт алдынгылары уза. Халык аларны алкышларга күмә. Татьяна Воропаева язгы кыр эшләре барышында намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәтүчеләрне бүләкли. Агымдагы ел кыр батыры булып "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсе звено башлыгы Валерий Бутяев танылды. Бу звено 1550гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары чәчте. Валерий Николаевичка акчалата бүләк һәм тәкә тапшырылды. Намуслы хезмәтләре белән эшне яхшы оештырган, сыйфатлы башкарган "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" (җитәкчесе Фоат Камалиев), "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" (Максим Васильев), "Зәй" агрофирмасының "Шепкә-Нур" (Гамир Гайнет-динов) бүлекчәләре җитәкчеләре бүләкләнде.
Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International