Бу көннәрдә мәгариф ветераны Зинаида Комарованың Урта Пәнәче авылының үткәне, бүгенгесе турында бәян иткән икенче китабы дөнья күрде.
Тимер юлны аркылы чыкканда һәлакәтләрне кисәтү максатыннан Халыкара тимер юллар берлеге 7 июньне Халыкара тимер юлларга игътибарны җәлеп итү көне дип игълан итте. Ул "Тимер юлларда куркынычсызлыкны сакла!" девизы астында үткәрелде.
5 июньдә район башлыгы Татьяна Воропаева 2010 елда Бөтенроссия халык исәбен алуда зур тырышлык куйган бер төркем зәйлеләргә дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ведомство билгесе – “2010 ел Бөтенроссия халык исәбен алудагы хезмәте өчен” медален тапшырды.
Район Советының 19нчы утырышы булды. Аның эшендә депутатлардан тыш, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, район Советы, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырыш көн тәртибендә 17 мәсьәлә каралды. Аны Совет рәисе, район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
Булдыклы яшьләрнең, үз эшләрен ачып, туган төбәкләрендә төпләнеп калуы – куанычлы күренеш. Юкны бар итеп, эшмәкәрлек нечкәлекләренә төшенеп эш башлау, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Ул ныклы характерлы булып, үҗәтләнеп хезмәт куюны сорый.
Экология, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы без – кешеләргә бәйле. Әлеге максатта башкарылган һәр гамәл үз киләчәгебез турында кайгырту дигән сүз.
Район басуларында язгы культуралар чәчү төгәлләнде. Бүгенге көндә төп эш – чәчүлекләрне чүп үләннәре һәм корткычларга каршы эшкәртү.
Районда чәчү эшләре 40380 гектарда (83 процент) башкарылды. Ә арпа (11500 гектар) һәм шикәр чөгендере (11339 гектар) чәчү төгәлләнде. Язгы культуралар 21741 гектарда чәчелде: бодай - 9500, рапс 500 гектар.
Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булганнар белән көрәш көннән-көн җитди төс ала.
Мәгълүм булганча, «Татарстанда 2012-2016 елларга халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» максатчан программасы кабул ителде.