Ярышта - социаль хезмәткәрләр

2012 елның 16 июне, шимбә

Гомумән, ел дәвамында спартакиада кысаларында 10 төрдә - өстәл теннисы, мини-футбол, стритбол, бильярд, чаңгы, волейбол, шахмат, йөзү, дартс буенча ярышлар узды. Соңгысы буенча зәйлеләр аеруча яхшы күрсәткечләргә иреште. Җиңел атлетика буенча ярышка да алар әзерлекле килде.
Ярышларны ачу тантанасында кунакларны шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина сәламләп, Зәйнең спортлы шәһәр булуы турында сөйләде. Районыбыз данын политехник колледж мастеры Анатолий Полозенко, физкультура укытучысы Дамир Каюмов, социаль-тернәкләндерү спорт инструкторы Лилия Кузьмина, психолог Светлана Столярова яклады. (Сез аларны рәсемдә күрәсез).
Светлана Столярованың мондый ярышларда беренче мәртәбә катнашуы. Йөгерү сәламәтлеккә файдалы, көчле буласың, матур һәм акыллы буласың килсә дә, йөгер дип юкка әйтмәгәннәр, ди ул.
Анатолий Полозенко Минзәләдә дартс буенча ярышта катнашып, III урын алган булган. Әлеге ярышта да сынатырга исәбе юк аның. Спартакиада кысаларында узучы ярышларның максаты - министрлыкка караган учреждениеләр хезмәткәрләре арасында физкультура-спорт хәрәкәтен үстерү. Ярыш киеренке барды. Анда зәйлеләр IV урын алды. Алабу-галылар - I, Түбән Кама - II, Чаллы III урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International