Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зур юллар көтә сезне!
2012 елның 28 июне, пәнҗешәмбе
Менә көмеш кыңгыраулар чыңы яңгырый. Көмеш кыңгырау чыңы – ул мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы гыйлем дөньясына юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Кыңгырау авазы – аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.
Укучыларга медальләрне район башлыгы Татьяна Воропаева тапшырды.
– Хөрмәтле егет-кызлар! Сез белем диңгезе буйлап йөзәчәк корабльгә утырасыз. Әлеге корабльнең капитаны булырга омтылыгыз, ышаныч, кыю адымнар белән аны алга алып барыгыз. Кайчакта җил-давыллар да була, тик сез каушап калмагыз, – диде ул.
Медаль алучы егет-кызларның әти-әниләре башкарма комитетның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Укытучыларга, мәгариф идарәсенә, район башлыгына чыгарылыш укучылары рәхмәтләрен җиткерделәр. Ата-аналар исеменнән Аксар мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаган Сәйдәш Мирсәевнең әнисе Альбина Мирсәева укытучыларга зур рәхмәтен әйтте.
Әйе, медальгә лаек булган егет-кызларның йөзендә шатлыклы елмаю. Аларның бит беренче мәртәбә хезмәтләрен хөрмәтләделәр. Алтын медальгә лаек булучыларның иң күбе – 2нче мәктәптән. Аларда – 11 алтын медаль. 4, 5, 7нче мәктәпне – 1әр, 6нчы мәктәп, татар гимназиясен 2шәр укучы алтын медальгә тәмамлады. Алар арасында 3 авыл мәктәбе дә бар: Сарсаз-Баграж (Радик Утяганов), Югары Мәлем (Фирүзә Абзалова, Язилә Хәкимуллина, Дилә Фәсхетдинова), Югары Шепкә (Язилә Яхина) мәктәпләре.
Радик Утяганов Чаллының югары уку йортында белемен арттырырга җыена. Исәбе – программист булу. Мәктәптә укыганда фән олимпиадаларында катнашкан, спортны ярата. Көрәш буенча үз авырлыгында Сабантуй батыры булган. “Мирас” ансамблендә, “Уйнагыз, гармуннар!” бәйгеләрендә чыгыш ясаган.
Кыскасы, егет-кызлар үзләре укыган мәктәпнең, укытучыларының йөзенә кызыллык китермәсләр дип ышанасы килә.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз