Зәй офыклары – җиңүчеләрнең берсе

2012 елның 22 июне, җомга
Аны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин ачып, әлеге сайлаулар чорында массакүләм мәгълүмат чараларының зур эш башкаруын, гражданнарда сәяси һәм хокукый культура тәрбияләүдә аларның мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары һәм журналистлар арасында әлеге тема буенча конкурс 2007 елдан уздырыла. Быелгы конкурста жюри хөкеменә 100дән артык эш тәкъдим ителгән, 17 телерадиокомпания, 16 басма матбугат һәм 4 интернет матбугат чарасы катнашкан. Шунысы куанычлы, җиңүчеләр арасында “Зәй офыклары” газетасы да бар. Без район газеталары арасында җиңү яуладык.
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләрне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International